ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт, Дин

Православие вәкилләренең мөселман имамнары кебек ГТО тапшыруы ниятләнми

20 июнь 2018, 13:10 , Фото: Александр Эшкинин

Православие вәкилләренең мөселман имамнары кебек ГТО тапшыруы ниятләнми Феофан атакай әйтүенчә, семинариягә күбесенчә армиядә хезмәт иткән кешеләр кабул ителә.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Православие вәкилләренең мөселман имамнары кебек ГТО тапшыруы планлаштырылмый. Бу хакта бүген Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатының матбугат үзәгендә Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан атакай әйтте. 

  • Кичә Татарстан Републикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика районнары имам-мөхтәсибләренең Чистайда ГТО нормаларын тапшырачагын әйткән иде.

Феофан атакай, православие вәкилләре дә бу акциягә кушылырга җыенмыймы, дигән сорауга җавап бирде. "ГТО нормалары гына түгел, без хәзер семинариягә эшкә алганда, армиядә хезмәт иткән кешеләргә өстенлек бирәбез. Армиядә инде ГТО турында сөйләү урынсыздыр. Безнең семинариядә яхшы спорт залы да бар. Анда хәзер реконструкция бара. Билгеле, һәрвакыт әзерлекле булу кирәк. Дин әһелләре өчен яхшы физик формада булу әйбәттер", - диде ул.

Митрополит фикеренчә, бу мәсьәләдә дә гармония булырга тиеш. "Әгәр рухани ГТОны яхшы тапшырып, бу өлкәдә яхшы белгеч булмаса, файдага булмаячак", - диде Феофан атакай.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10