ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

"Сәләт - Тел" җәйге аланында ял итүче балалар телләр белүнең әһәмиятен аңлата

20 июнь 2018, 15:22 , Фото: соц сети

Татар һәм рус телләре - Татарстанның дәүләт телләре, без аларны әйбәт белергә тиеш, ди балалар.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ). "Сәләт" балалар һәм яшьләр республика оешмасының "Сәләт - Тел" җәйге аланында ял итүче балалар телләр белүнең әһәмияте турындагы фикерләрен белдерү өчен махсус видеомөрәҗәгать әзерләгән. Видеороликны Фейсбук социаль челтәрендә "Теория" дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов урнаштырган. 

  • «Сәләт-Тел» аланы 2009 елдан бирле эшли. 2013 елдан ул «Сәләт» йортында ел әйләнәсе эшли торган телләр мәктәбе форматын алды. Аланда Россиякүләм, Халыкара конкурсларда, олимпиадаларда җиңеп, портфолиолар конкурсы нигезендә сайлап алынган сәләтле бала катнаша. Аланда «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Фарсы теле», «Алман теле», «Кытай теле» остаханәләре эшли. Проектның максаты – сәләтле яшьләр өчен чит телләрдә аралашу мохите булдыру һәм аерым телләрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге бирү. Алан эшендә филология һәм лингвистика өлкәсендәге белгечләрдән кала, чит ил кунаклары да катнаша.

Бер минуттан артык дәвам иткән роликта балалар аланга кайдан килүләре һәм нинди телләр белүләре турында сөйли. "Безнең шигарь - күпме тел, шуның кадәр дөнья! Күп телләр белү - көч һәм байлык. Туган телне белү - шәхеснең әхлакый яктан сәламәтлеге нигезе һәм халыкның тарихына ачкыч", - ди алар. "Бүген тел бетсә, иртәгә халык та бетәчәк. Телсез - нәсел юк, нәселсез - ватан юк. Татар һәм рус телләре - Татарстанның дәүләт телләре. Без дәүләт телләрен әйбәт белергә тиеш!" - дип өнди балалар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10