ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Спорт

Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була

20 июнь 2018, 17:53 , Фото: Александр Эшкинин

Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты 16 июньдә беренче матчта булганын әйтте.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казан киңкүләм чараларны оештыруда халыкара стандартларга җавап бирә. Казанны чараларны үткәрү һәм кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була. Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Олег Матыцин Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә шулай дип белдерде.

Олег Матыцин әйтүенчә, Универсиадага ук Казан инде танымаслык үзгәргән иде, ә хәзер тагын да матурайган. “Казанда үзгәрешләр һәрвакыт сизелә. Казанның халыкара имиджы мәсьәләсендә FIFA канәгатьтер. Казанда чын бәйрәм атмосферасы тудырылган”, - диде.

Ул 16 июньдә беренче матчта булганын һәм оештыру ягыннан канәгать калганын билгеләп узды. “Чараларны оештыру логистикасы, куркынычсызлык, уңайлылык, сервис тәэмин ителеше ягыннан Казан, һичшиксез, халыкара стандартларга җавап бирә. Тамашачыларга уңайлылык тәэмин ителгән, футбол энергетикасы сизелә иде. Казанны чараларны үткәрү һәм кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була”, - диде ул.

Олег Матыцин биш ел элек Универсиаданы кабул иткән шәһәрдә волонтерлык яхшы үсеш алганын билгеләп узды. Ул хәзер Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясе волонтерлары өчен 100 илдән вәкилләр катнашында халыкара форум узуын белдерде. “Бу минутларда волонтерлар төрле урыннарда эшли. Алар өчен бу зур тәҗрибә”, - дип ул форумга килгән чит ил волонтерларының “Казан-Арена”да булганын, аларның анда төрле хезмәтләр эшенә бәя бирә алганын әйтте.

Олег Матыцин танылган футболчыларның исемнәре үсеп килүче буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Чемпионатның тәэсире турында ул: “Бөтен Россиядә зур алгарыш булыр дип уйлыйм. Ата-аналар балаларын футболга күбрәк бирерләр. Ишегалларында футбол уеннары тагы да җанланыр дип уйлыйм”, - диде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10