ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Прокуратура туфракның пычрануында гаеплеләргә җәза бирүне таләп итә

20 июнь 2018, 18:33 , Фото: Полина Шевчук

Прокуратура туфракның пычрануында гаеплеләргә җәза бирүне таләп итә Химик анализ нәтиҗәләре туфракта толуол күләме 100 тапкыр күп булуын күрсәткән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Прокуратура, Казанда Автосервис урамындагы янгыннан соң, туфракның пычрануында гаеплеләргә җәза бирүне таләп итә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

  • 14 майда Автосревис урамында элеккеге ЖБИ-3 территориясендә янгын чыккан. Янгын ягулык матдәләре салынган кисмәкләргә капкан. Бер савытта 100 куб толуол, икенчесендә 40 куб чамасы ацетон, өченчесендә 50 куболитр изобутанол булган. Янгын 100 кв метр чамасы мәйданга зыян салган.

Прокуратура янгын “Меркурий” компаниясенең җитештерү базасында, предприятие эшчеләре кисмәкләрдән ацетон агызганда чыгуын ачыклаган.

Гадәттән тыш хәлдән соң Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре туфрак үрнәген алган. Анализ туфракта бензол күләме нормадан 40 тапкыр диярлек, ә толуол 100 тапкыр артык булуын күрсәткән.

Янгын һәм туфракны пычратудан килгән зыян 370 мең сумнан арткан.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Меркурий” ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган. Хәзер гаепле компаниягә 10 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Прокуратура материаллары Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына карауга тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10