ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Җанатарлар фестивален оештыручылар мәйданда тәртип кагыйдәләрен искә төшерә

20 июнь 2018, 19:35

Җанатарлар фестивале стадионнан читтә матчлар карау өчен бердәнбер рәсми мәйданчык булып тора.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). “Казан” Гаилә үзәге мәйданында оештырылган FIFA Җанатарлар фестивален оештыручылар кунакларга һәм җанатарларга Фан-фестта тәртип кагыйдәләрен искә төшерәләр.

Мәйданда булу уңайлы булсын өчен, фан-зонага матч башланганчы килергә кирәк. Капкалар трансляция башланырга 3 сәгать кала ачыла.

Фестиваль территориясенә махсус урыннан гына керергә мөмкин, анда куркынычсызлык хезмәте килүчеләрне һәм аларның әйберләрен тикшерә.

Оештыручылар җанатарларның куркынычсызлыгын гарантияләү өчен әйберләрне карау мәҗбүри процедура, шуңа күрә сабыр булуны сорый.

Моннан тыш, фан-зонада уңайлы булсын өчен, җанатарларга уңайлы аяк киеме кияргә, ә зур әйберләрне (зонт, селфи-таяк, штатив) һәм азык-төлекне өйдә калдырырга киңәш ителә.

Балалы җанатарларга волонтерларга махсус браслет сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда ата-анасының телефон номеры языла.

Шулай ук Фестивальгә велосипед белән керергә рөхсәт ителми. Велосипедлар өчен парковка бар, әмма үзегез белән йозак алып килү сорала.

Җанатарлар фестивале стадионнан читтә матчлар карау өчен бердәнбер рәсми мәйданчык булып тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10