ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада бөҗәкләр агуы белән агуланган бала комадан чыккан

20 июнь 2018, 20:32

Өч яшьлек бала бет, таракан һәм черкиләргә каршы сыек концентратны эчкән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Валерия Белова). Түбән Камада бөҗәкләр өчен махсус агу белән агуланган 3 яшьлек бала комадан чыккан. Бу хакта “Татар-информ”га Түбән Кама балалар хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Наил Камилевич хәбәр итте.

“Бала безгә кичә кома хәлендә ясалма сулыш аппараты белән китерелде. Бүген иртән ул комадан чыкты һәм төшкә ашый башлады. Бала реанимациядә, аның янәшәсендә әнисе”, - диде табиб.

Ачыкланганча, 19 июньдә Түбән Кама районының Ачи авылында 3 яшьлек бала бет, таракан һәм черкиләргә каршы сыек концентратны эчкән. Әнисе шунда ук ашыгыч ярдәм чакырган. Табиблар килгәнче бала аңын югалткан.

Хәзер табиблар баланың хәле уртача дип бәяли. Табиблар тикшерүләр үткәргән һәм дәвалауны дәвам итәләр.

Әгәр бала үзен яхшы хис итсә, палатага чыгарылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10