ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Лениногорск трамплинчылары җиңү белән кайтты

21 июнь 2018, 07:00 , Фото: zamansulyshy.ru/

Лениногорск трамплинчылары җиңү белән кайтты Анда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Санкт-Петербургтан килгән 40 спортчы катнашты.

(Лениногорск, 21 июнь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Әлмәттә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең Беренчелеге узды. Ярышта Лениногорскиның “Олимпия резервы” спорт мәктәбе спортчылары да катнашып, җиңү белән кайттылар, дип хәбәр итә  район газетасы.

Анда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Санкт-Петербургтан килгән 40 спортчы катнашты.

Район трамплинчылар түбәндәге урыннарны яулады: Никита Зыбин, Ярослав Иванов – 1нче урын; Кирилл Раевский, Руслан Погосов - 2 нче урын; Карина Косолова – 3нче урын.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10