ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмараның Лубян авылында туристлык слеты үткәрелде

21 июнь 2018, 00:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмараның Лубян авылында туристлык слеты үткәрелде Слетта барлыгы сигез команда катнашты.

(Кукмара, 21 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны") Лубян урман-техник көллиятендә студентлар һәм хезмәткәрләр өчен туристлык слеты үткәрелде. Туристлар өчен лагерь Лубянка елгасының яр буена урнашты, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Тантаналы тезелү вакытында чарада катнашучыларны көллиятнең директоры Рим Фәхрәзиев, Лубян авыл җирлеге башлыгы Виктор Костин сәламләп, матур теләкләрен җиткерделәр. Слетында барлыгы сигез команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 22нче урман-парк хуҗалыгы төркеме (сыйныф җитәкчеләре - Юлия Галеева) – беренче, 23нче бакча-парк һәм ландшафт төзелеше төркеме (сыйныф җитәкчеләре - Альберт Козырев) – икенче, 11нче урман хуҗалыгы төркеме (сыйныф җитәкчеләре - Павел Сухов) өченче урынны яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10