ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан зоопаркыннан тавислар качкан
Казанда активистлар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачак
ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте

Авыл

Чирмешән районының “Сөлчә“ җәмгыятендә комбайннарны ремонтлыйлар

21 июнь 2018, 03:00 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешән районының “Сөлчә“ җәмгыятендә комбайннарны ремонтлыйлар Чәчүлек мәйданнар тәрбияләү, малларга печән әзерләү вакыты килеп җитте.

(Чирмешән, 21 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина).  Чирмешән районының “Сөлчә“ җәмгыятендә үләннәр чабалар, комбайннарны ремонтлыйлар. Язгы чәчү тәмамланырга өлгермәде, чәчүлек мәйданнар тәрбияләү, малларга печән әзерләү вакыты килеп җитте, дип яза җирле басма.

“Сөлчә” җәмгыятендә эш кайный. Механизаторларның бер төркеме комбайннарны ремонтлау белән мәшгуль.

-Быелгы уракта өч “Дон” һәм бер “Полесье” катнашачак, -ди хуҗалык җитәкчесе Хамзә Хамматов. – Комбайнчылар барысы да тәҗрибәле, уңган, булган егетләр.
Фәндәс Залалетдинов “Дон” комбайнын уракка әзерли.

-Мин бу хуҗалыкта 106нчы һөнәр училищесында укыган вакытта ук практика уздым, -ди ул. – Коллективны да, җитәкчесен дә яхшы беләм. Армиядән кайткач та, урак вакытында комбайнга утырам. Менә бу 2000нчы елгы “Дон”да быел дүртенче сезон эшләячәкмен. Әлеге ремонт бара. Запас частьләр белән проблема юк, ниндигә заказ бирәсең, аны шунда ук алып кайталар. Көненә ике тапкыр ашаталар. Хезмәт хакын да вакытында алабыз.

Җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне дә чаба башлаганнар. Монда Алексей Уламасов тырышып эшли. 20 гектарда чапкычлар узган инде. Сабанашлык культураларын тамырдан тукландыруны, бөртеклеләр участокларында гербицид сиптерүне дәсоңга калдырмыйлар.

Җәмгыять ашханәсе 18 апрельдән эшли башлаган.

-15 еллап биредә аш пешерәм, кыш айларында фермада эшлим, -ди аш пешерүче Елена Михляева. Аңа Таисия Романова булыша. – Нигездә егермеләп кеше ашатабыз, ләкин кайбер көннәрне күбрәк тә булырга мөмкин.

Кырда эшләүче механизаторларга көненә ике тапкыр ашны эш урыннарына алып баралар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10