ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешәндә сарыкларны "электрон көтүче" саклый

21 июнь 2018, 07:37 , Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Чирмешәндә сарыкларны Чыбыкүткәргечләр озынлыгы 50 километр тәшкил итә, дип сөйләгән сарыклар асраучы Хәмит Шәмгунов.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Татарстанның Чирмешән муниципаль районында Кармыш авылында сарыклар көтүен саклау өчен "электрон көтүче"дән файдаланалар. Бу турыда "Безнең Чирмешән" газетасының журналисты Гөлсирә Шәрифуллина яза.

"Җайланманы Белоруссиядән кайтарттык, чыбыкүткәргечләр озынлыгы 50 километр тәшкил итә. Таякларын кыштан ук үзем әзерләгән идем.  Җайланма кайтып җитүгә, без авылдашлар белән авыл җирлеге Советы тарафыннан бүлеп бирелгән территорияне тотып алдык. Бүген утарда сиксәнләп сарык бар", – дигән Хәмит Шәмгунов.

Хәмит Шәмгунов хуҗалыгында 30 баш сарык бар. "Сарык үрчетү белән шөгыльләнү табышлы, сарык итенә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Алга таба терлекләр санын арттыруны планлаштырам"., - дип сөйләгән ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10