ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Рәсми Татарстан

Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде

21 июнь 2018, 09:23 , Фото: twitter.com/liligalimova

Казанга Япония принцессасы Хисако Такамадо килде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә Принцесса белән фото урнаштырды.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Казанга Япония Футбол федерациясенең мактаулы рәисе - принцесса Хисако Такамадо килде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Лилия Галимова Twitter социаль челтәрендәге сәхифәсендә әлеге уңайдан фото урнаштырган.

«Япония император гаиләсе принцессасы – Казанда! Такамадо Хисако шәһәр белән танышып, Япония җыелма командасы белән очрашачак», - дип язган Лилия Галимова фото астына.

Бүген принцесса «Рубин» футбол клубы базасында (Япония җыелма командасы анда күнегүләр үткәрә) булачак, шулай ук Милли музей һәм Казан Кремле белән танышачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10