ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ык буе авыллары Сабан туе авторы быелгы бәйрәмдә кунак буларак кына катнаша

21 июнь 2018, 10:11 , Фото: Рамиль Гали

Ык буе авыллары Сабан туе авторы быелгы бәйрәмдә кунак буларак кына катнаша Башкортстан композиторы Фәнир Галимов Ык буе авыллары Сабан туен былтыр оештырды.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Ык буе авыллары Сабан туен былтыр башлап җибәргән Фәнир Галимов быел үткәреләчәк бәйрәмдә кунак буларак кына катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы эшмәкәре, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов үзе хәбәр итте.

“Татарстан белән Башкортстанны Ык елгасы гына аерып тора. Без – бер халык, дус-тату яшәргә тиеш. Безнең ата-бабаларыбыз һәрвакытта бергә булганнар. Шушы элекке гореф-гадәтләребезне кайтару максатыннан эшләнгән эш бу. Элек телевизор да булмаган, күрше авыллар бер-берсенә йөрешкән, кызлар кияүгә чыккан, егетләр өйләнгән. Шуңа күрә, безгә бүгенге көндә дә ярдәмләшеп, бергә аралашып яшәргә кирәк. Ык елгасына төкермичә, аны пычратмый гына, бер-беребезгә таш атмыйча матур итеп яшәргә язсын иде”, - диде Фәнир Галимов.

Фәнир Галимов сүзләренчә, Ык елгасының тагын бер үзенчәлеге бар. “Без Ык елгасы күперен чыкканда ике сәгать чыгабыз, чөнки Башкортстан белән Татарстан арасында ике сәгать аерма. Башкортстан халкы көтү көтеп яткан вакытта, Татарстан халкы әле көтүне чыгара гына. Ык елгасының текә ярларыннан хәтта сәламнәр бирешәбез, беребез Татарстан ягында, икенчебез Башкортстанда. Гаҗәп кызык бит бу!”- диде ул.

“Быел азнакай халкы Ык буе авыллары Сабан туен тагын да күркәмрәк уздырырга ниятли. Хәзерге вакытта алар бик ныклап әзерләнә, бәйрәмгә күп кунаклар килер дип көтелә. Узган ел Сабан туенда 15 меңгә якын кеше катнашкан иде. Австралия, Кытай, Төркиядән дә кайтучылар булды. Ык Сабан туен үткәреп, үзебезчә милләттәшләребезгә үрнәк күрсәтергә уйладык”, - дип сөйләде Фәнир Галимов.

“Узган ел туган авылым Төмәнәк авылында узган иде, быел исә Ык буе авыллары Сабан туен Азнакай муниципаль районы җитәкчеләре оештыра. Шунысы сөһим – быелгы Сабан туе ТР Президенты инициативасы белән оештырыла. Ык буена шулай ук Оренбург өлкәсе дә керә (Абдулино районы), киләсе елга Сабан туен алар уздырырга тиеш. Аннан Ык буе авыллары Сабан туе әйләнеп киредән безгә, Башкортстанга кайта. Шул рәвешле чиратлап, бер-беребезгә кунакка йөрешәчәкбез”, - дип аңлатты Фәнир Галимов.

Ык елгасы Бәләбәй районыннан башлана, Оренбургны урап, Татарстанның Актаныш районына кадәр барып җитә. Ык елгасы буенда 14 татар районы урнашкан. “Сабан туенда шул район батырлары гына көрәшәчәк. Фәкать үзебезнең район артистлары гына катнашачак. Традиция буенча, Башкортстан, Татарстан һәм Оренбург ихаталары төзеләчәк. Кунакка кайтыгыз, көтеп калабыз!” - диде Фәнир Галимов.

  • Ык буе авыллары Сабан туе Азнакайда 23 июньдә сәгать 10:00 башланачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10