ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дәүләт Советында, каникулга кадәр, язгы сессиянең соңгы утырышы башланды

21 июнь 2018, 10:37 , Фото: tatarstan.ru

Дәүләт Советында, каникулга кадәр, язгы сессиянең соңгы утырышы башланды Утыз тугызынчы утырышта Татарстан Президенты катнаша.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы башланды. Биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара.

Депутатларның Татарстан Республикасының 15 закон проектын, 8 федераль закон проектын каравы ниятләнә. "Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 442-5 номерлы Татарстан Республикасы закон проекты һәм "Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 446-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты каралачак. "Волонтерлык өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында" һәм "Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында" 460-5 номерлы ТР законы проекты беренче укылышка әзерләнгән.

Сессиядә ТР Хисап палатасының 2017 елгы эше турында доклад тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы итеп үзгәртү турында Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимен килештерү хакында сөйләшәчәкләр.

Көн тәртибенә иң элек 31 мәсьәлә кертелгән иде. Парламентарийлар Леонид Якунин, Шакир Яһүдин тәкъдим иткән сорауларны исәпкә алып, көн тәртибе 44 мәсьәләгә җитте.

  • Бу язгы сессиядә соңгы утырыш. Аннан соң депутатлар каникулга китәчәк.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10