ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Уфага Салават Юлаевның соңгы сыену урыныннан таш алып кайтканнар

21 июнь 2018, 21:39 , Фото: bashinform.ru

Уфага Салават Юлаевның соңгы сыену урыныннан таш алып кайтканнар «Салават юллары буйлап» киноэкспедициясе Россия буйлап йөреп, фильм төшерде.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Уфага башкорт халкының милли герое - Салават Юлаевның соңгы сыену урыны – Эстониянең Палдиски шәһәреннән (элеккеге Рогервик крепосте) таш алып кайтканнар, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Экспедициядә катнашучылар Салават Юлаев сөргендә вакытта эшләгән таш чыгару урыныннан таш алып кайтулары турында сөйләгән. Аны Салават һәйкәле төбенә урнаштырганнар.

  • 11 катнашучыдан торган киноэкспедиция 22 көн эчендә Россия һәм Эстониядә йөреп кайтты. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10