ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши

21 июнь 2018, 12:39 , Фото: соцсети

Иран футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендәге палаткаларда яши Казанлылар социаль челтәрләрдә фанатлар һәм аларның автомобильләре сурәтләнгән фотолар урнаштыра.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Ираннан килгән футбол җанатарлары Казанда машина түбәсендә корылган палаткаларда яши. Казанлылар социаль челтәрләрдә фанатлар һәм аларның автомобильләре сурәтләнгән фотолар урнаштыра.

Казан урамнары һәм йорт ишегалларында түбәләрендә палаткалар корып куелган автомобильләрне көннән-көн ешрак очратырга мөмкин. Шул рәвешле, чит ил җанатарлары Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында торак арендалауга акчасын янга калдыра.

Чемпионат вакытында Казанда фатир арендалау бәясе берничә мәртәбә күтәрелде. Әйтик, стадион янында бер бүлмәле фатирда бер тәүлек яшәгән өчен 40 мең сум акча чыгарып салырга кирәк. Шәһәр читендә шундый ук фатир көненә 3-5 мең сум тора.

Артык кыйммәт булмаган хостеллар һәм кунакханәләрдә номерларны мундиаль башланганчы күпкә алдан белешеп куйганнар иде инде. Иран җанатарлары исә моннан чыгу юлын тапкан - чемпионатка үз машиналарында палаткалар да алып килгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10