ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Уфада татар композиторының иҗат кичәсе узды

21 июнь 2018, 14:43 , Фото: Салават Камалетдинов

Уфада татар композиторының иҗат кичәсе узды Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановның иҗатына багышланган программа “Җырларга күчкән җаным” дип аталды.

(Уфа, 21 июнь, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). “Башкортостан” концерт залында узган иҗат кичәсе композиторның тамашачы белән җанлы әңгәмәсе төсен алды. Мондый формат бүгенге көндә онытылып бара.

Алып баручы – Татарстанның атказанган артисты, Уфа “Нур” Татар дәүләт театры актрисасы Дамира Сәетова Алик Харис улына аның тормышына һәм иҗатына кагылышлы төрле сораулар яудырды. Композитор исә һәр җырның язылу тарихына аерым тукталды. Бу әсәрләр популяр артистлар Филүс Каһиров, Җәмил Әбделманов, Идрис Кәлимуллин, Дамира Сәетова, Флорида Исмәгыйлова, Рамил Хаҗиев, Мәхмүт Фатыйхов, Нурия Басыйрова, Айрат Халиков, Ләйсән Шәрипова, Рәдиф Зарипов, Руслан Хисаметдинов, Илшат Шәйхуллин, Илнур Вәлитов, Линар Шәймөхәммәтов, Ринат Салихьянов, Рифкәт Гафаровлар башкаруында яңгырады.

Кичәдә шулай ук М. Гафури исемендәге Башкорт драма театрының музыкаль ансамбле, “Вираж” бию төркеме дә чыгыш ясады. Кичә дүрт сәгатькә сузылса да, аны ташлап кайтып китүчеләр булмады.

Алик Локманов – “Кыз бала”, “Гомер бит ул”, “Каз канаты”, “Киткән кошлар кайтыр”, “Матур була” һәм башка күп популяр җырлар авторы. Аларның зур өлеше танылган шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Рафаэль Сафин, Гәрәй Рәхим, Рим Идиятуллин, Абдулхак Игебаев, Мариус Максютов белән иҗади берлектә язылган.

Бер үк вакытта Алик Харис улы җәмәгатьчелек эше белән дә шөгыльләнә. Ул – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан буенча вәкиле, күпсанлы милли-мәдәни проектлар авторы. Аның тырышлыгы белән Казанда ел саен Башкортстан татар шигърияте көннәре үткәрелеп килә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10