ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Рәсми Татарстан

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

21 июнь 2018, 16:59 , Фото: Расих Фасхутдинов

Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Россия составындагы республикаларның, шул исәптән Татарстанны да кертеп, милли телләрне укыту буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертү буенча 30 көн вакытлары бар. Дәүләт Думасында икенче укылышка төбәкләр фикере кабул ителергә һәм исәпкә кертелергә тиеш.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта депутатларның 19 июньдә нәрсә өчен тавыш бирүләрен аңлатып китте. ”Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертү буенча яз көне депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән һәм шактый бәхәс тудырган фикерләр турында сүз бармады. Сүз әлеге закон проекты һәм шул ук пакетта  тәкъдимнәр белән Дәүләт Думасына карауга кертелгән карар турында барды”, - диде.

“Татарстаннан Дәүләт Думасында булган депутатларның карар өчен тавыш бирүләрен аңларга кирәк.  Каралуга бер пакетта бирелгәнлектән, әлеге документлар өчен аерым-аерым тавыш бирү мөмкин түгел”, - дип искәртте Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары.

“Сезнең игътибарны карарның өченче пунктына: Россия халыклары туган телләрен һәм Россия республикалары дәүләт телләрен мәктәп программасының мәҗбүри өлешендә укыту хокукын беркетүенә юнәлтәм. Шул ук вакытта кайсы телне өйрәнүнең ирекле булуы каралган. Бу - принципиаль һәм мөһим момент”, – дип өстәде Галимова.

Фактта инде хәзер үк Россиядә милли телләрне укытуның “төп кысасы” формалашкан. “Безнең әлеге закон ничек үзгәрергә тиешлек турында тәкъдим бар, карар бар. Кайбер чаралар әлеге конструкцияне тулыландыру өчен булачак та инде”, - диде Казан Кремле вәкиле.

Россия Мәгариф министрлыгы алдында хәзер Россия халыклары туган телләрен укыту концепциясен формалаштыру торачак. Россия финанс министрлыгы әлеге процессны финанслауны 2019 елда һәм 2021елга кадәрге план чорына карарга тиеш. Сүз шул ук вакытта укыту әсбапларын бастыруга акча бүлү турында да бара. Ниһаять, Россия халыклары, шул исәптән  аз санлы җирле халыкның туган телләрен өйрәнүгә Ярдәм фонды булдыру карала. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10