ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Республика ярдәм фонды Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторларына 257,5 млн сум түләде

21 июнь 2018, 17:23

Җиде ай эшчәнлек дәверендә Республика ярдәм фондына 4,5 меңнән артык гариза керде.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Республика ярдәм фонды җиде ай эчендә Татфондбанк һәм ИнтехБанкның 1284 кредиторына 257,5 млн сум акча түләде. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу вакыт эчендә фонд 4,5 меңнән артык гариза кабул иткән. Шуларның 2,4 меңен хәзерге вакытта башкарыла торган ярдәм шартлары канәгатьләндерә. Мөрәҗәгатьләр буенча түләнгән гомуми сумма якынча 472 миллионны тәшкил итә.

Республика ярдәм фонды Татфондбанк реестры өченче чираты кредиторларының 20 процентының һәм ИнтехБанк реестры өченче чираты кредиторларының 33 процентының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде.

Ярдәмнең яңа этабы өчен фондка 84 млн гомуми суммага 600 гариза бирелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10