ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда активистлар "Кырлай" паркы артындагы яшел зонаны чистартачак
ВТБ һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Казан зоопаркыннан тавислар качкан
Марат Әхмәтов беренчеләрдән булып уңыш җыюга керешкән Азнакай кырларын карады
А.Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә Чемпионат имин узган өчен рәхмәт әйтте

Мәдәният

Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була

21 июнь 2018, 18:42 , Фото: instagram.com/zemfiralive

Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Җырчы шәһәр халкы һәм кунаклар өчен хитларын башкарачак.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Җырчы Земфира Рамазанова 4 июльдә “Казан” гаилә үзәге янында узачак концерт хедлайнерларының берсе булачак. Аның белән бергә сәхнәгә электрон музыкант Mujuice һәм Therr Maitz төркеме чыгачак.

Земфира шәһәр халкы һәм кунаклар өчен хитларын башкарачак.

  • Җырчының алты альбомы бар – “Земфира” (1999), “Прости меня моя любовь” (2000), “Четырнадцать недель тишины” (2002), “Вендетта” (2005), “Спасибо” (2007) һәм “Жить в твоей голове” (2013).

Алдан вакытлы матбугат чараларында, Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында барлык мәдәни чаралар үткәрүгә тыю булу сәбәпле, Түбән Новгородта һәм Калининградта җырчының концертлары булмаячагы турында мәгълүмат барлыкка килгән иде. Әмма Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казанда Земфира концерты булачагын раслады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10