ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның нәни гүзәлләре "Планетаның кечкенә принцессалары" халыкара бәйгесендә җиңде

21 июнь 2018, 20:13 , Фото: предоставлено Президентом рдоо «Маленькие Принцессы Татарстана»

Татарстанның нәни гүзәлләре Биш яшьлек Эмилия Гарипова төп бүләкне - "Планетаның кечкенә принцессалары 2018" Гран-приен яулады.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Татарстанның нәни гүзәлләре "Планетаның кечкенә принцессалары 2018" халыкара бәйгесендә югары титуллар яулады. Бу хакта “Татарстанның кечкенә принцессалары” балалар оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге Болгариянең Созопол шәһәрендә уникенче тапкыр узды. Быелгы иҗади ярышта экология темасы булды. Татарстан кызлары Эмилия Гарипова (5 яшь), Дарья Никонова (8 яшь) һәм Самира Сафина (11 яшь) үзләренең хәйрия проектларын тәкъдим итте.

Бәйгедә Болгария, Көньяк Африка, Бразилия, Эстония, Венгрия, Румыния, Грузия, Һиндстан һәм башка илләрдән катнашучылар булды. Татарстан принцесслары бәйге этапларын лаеклы үтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Татарстан кызлары югары бәя алды. Сәмирә Сафина һәм Дарья Никонова "Планетаның кечкенә принцессалары 2018" амбассадорлары һәм планета экологиясен саклаучылар булды.

Иң кечкенә катнашучы Эмилия Гарипова төп бүләкне -  "Планетаның кечкенә принцессалары 2018" Гран-приен яулады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10