ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Мәдәният

Этно-рок музыкант Азат Гыйльметдинов футбол җанатарларын “Ай былбылым” көенә биетте

21 июнь 2018, 22:10 , Фото: Александр Эшкинин

Этно-рок музыкант Азат Гыйльметдинов футбол җанатарларын “Ай былбылым” көенә биетте Бүген "Казан" гаилә үзәге янындагы фан-зонада татар җырчылары чыгыш ясады.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар телендә этно-рок башкаручы “AZAT Sound System” төркеме җитәкчесе Азат Гыйльметдинов бүген футбол буенча Дөнья чемпионатының Казан фан-зонасында җанатарларны “Ай былбылым” көенә биетте. Татар артистлары чыгышларын “Татар-информ” хәбәрчеләре дә тамаша кылды.

Бүген "Казан" гаилә үзәге янында оештырылган фан-зонада татар җырчылары чыгыш ясады. 20.00 сәгатьтә “Ямьле” төркеменең экс-солисты Дилия Әхмәтшина һәм “AZAT Sound System” төркеме булды.

Концерт в рамках ЧМ-2018

Татар җырчыларын фан-зона тамашачысы хуплап каршы алды, басып та, утырып та, биеп тә тыңлады. Хәтта җырларга кушылырга тырышучы чит ил җанатарлары да күренде. Чит ил туристлары татар җырчыларын видеога да төшереп алдылар.

Азат Гыйльметдиновның чыгышы җанатарларны аеруча җанландырды. “Ай былбылым” җыры ярты сәгатьлек татар җырлары блогының кульминациясе иде.

Концерт в рамках ЧМ-2018

Җырчылар фан-зона тамашачыларын татар һәм инглиз телләрендә сәламләделәр.

Азат Гыйльметдиновның Чемпионат программасында беренче көн җырлавы түгел. Аның чыгышларын җанатарлар җылы кабул итәләр, шаулап алкышлыйлар, фотога һәм видеога төшерәләр. 

Концерт в рамках ЧМ-2018


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10