ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмара егетләре солдат хезмәтендә дә сынатмый

22 июнь 2018, 08:00 , Фото: kukmor-rt.ru

Кукмара егетләре солдат хезмәтендә дә сынатмый Кукмара делегациясе Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче егетләрнең хәлен белергә барды.

(Кукмара, 22 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны", Гөлҗофар Миннеханова). Кукмара районы хәрби комиссариаты армия сафларына алынган егетләрне язмыш кочагына ташламый: ничек хезмәт итүләре белән кызыксынып, кайгыртып тора. Моннан тыш, район берничә хәрби частьны шефлыкка алды. Шуларның берсендә – Мәскәү өлкәсендәге Наро-Фоминск районының Калининец поселогында урнашкан частьта - унбиш якташыбыз солдат хезмәтен үтә. Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илнар Гаязов җитәкчелегендәге бер төркем делегация аларның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

"Эш шунда: республика хәрби комиссары Сергей Погодин шефлык ярдәме күрсәтелә торган частьларда "Милли ризыклар көне" үткәрү турында Татарстан Министрлар Кабинетына тәкъдим керткән. Министрлар Кабинеты исә әлеге тәкъдим белән районнарга мөрәҗәгать итте. Без шул форсаттан файдаландык, - дип сөйли Илнар Гаязов. – Район кулланучылар җәмгыятендә бәлешләр, чәк-чәк, өчпочмаклар һәм башка татар халык ризыкларын пешерттек, күчтәнәчләр тутырылган пакетлар әзерләдек. Солдатларның әти-әниләре белән элемтәгә кердек, алар да улларына тәм-томнар җибәрде. Иганәчеләр дә юмартлык күрсәтте. Шулай итеп, автобуста ерак сәфәргә кузгалдык. Частьта безне якты йөз белән каршы алдылар. Егетләр белән үзара сөйләшкәндә зарлану сүзләре ишетмәдек, киресенчә, хезмәт итү ошый, диделәр. Командирларын да чакырттык. Яраталар икән безнекеләрне, нинди эш кушсаң да - булдыралар, дип мактадылар. Әйе, һөнәрле беркайда да югалып калмас: Кукмара аграр көллиятендә, автомәктәптә укыган егетләр бит алар.

Бу очрашу турында район хәрби комиссары Равил Гафиев та җылы хисләр белән искә ала:

"Әлеге хәрби часть – Россиядә иң зур һәм данлы частьларның берсе. Егетләребез инде ярты ел хезмәт иткәннәр, командирлары да, үзләре дә канәгать. Без килгәнгә бик шатландылар. Бу алар өчен көтелмәгән хәл булды дисәм дә ялгышмам: әти-әниләре аша белеп торсалар да, ахыргача ышанып җитмәгәннәр иде бугай. Егетләр өчен сыйлы табын әзерләдек, барлык күчтәнәчләрне, туган як сәламнәрен тапшырдык. Районыбыз үзешчәннәренең чыгышлары да күңелләренә хуш килде. Шулай итеп, алдагы ярты елны исән-сау хезмәт итеп бетерү өчен рухи көч биреп кайттык.

Делегация составында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, район Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлдания Ярмиева, Манзарас мәдәният йорты директоры Алсу Минһаҗева һәм сәнгать җитәкчесе Руфинә Габделхәева, ягъни "Сылу кызлар" триосы, Байлангардан җырчы Алмаз Харисов булган.

"Егетләрне күргәч, күңелләребез тулды: үзебезнекеләр бит, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Алсу Минһаҗева. - Алар белән бергәләп Кукмара турындагы җырларны башкардык. Үзләрен түгәрәккә бастырып, татарча биеттек. Муеннарына Кукмара сөлгеләрен элдек".

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10