ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Җанатар паспорты белән Россиягә визасыз керү мөмкинлеге ел ахырына кадәр була
Татарстанга Пензадан инфекцияле кош ите кертелгән
Татарстанда күп фатирлы йортта янгында хатын-кыз һәм җиде яшьлек бала үлгән
Россельхознадзор кош гриппының беренче билгеләрен атады
«Марҗа» дигән язулы футболка чыгаручыларны Татарстан прокуратурасы тикшерә башлаган

Җәмгыять

“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясе ярдәмендә 12 тонна макулатура җыелды

22 июнь 2018, 07:18 , Фото: dumrt.ru

“Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясе ярдәмендә 12 тонна макулатура җыелды  Акция дәвамында җыелган чаралар «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.

(Казан, 22 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик” хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Диния нәзарәте быел аны дүртенче тапкыр оештырды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат үзәге хәбәр итә.

Акция кысаларында 20 көндә барлыгы 11,8 тонна макулатура тупланды. Хәйрия чарасында волонтерлар актив катнашты, алар кирәк булмаган кәгазьләрне җыю, бушату, үлчәү кебек эшләрдә ярдәмче булдылар. Акциягә республика халкы һәм башкалада яшәүчеләр дә кушылды.

Кирәк булмаган кәгазьләрне тапшырырга казанлылар гына түгел, Татарстан районнарында яшәүчеләр дә кушылды. Аеруча Татарстанның мөхтәсибәтләре - Аксубай, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Кукмара, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Әлки, Лениногорск, Сарман, Тәтеш, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы, Саба мөхтәсибәтләре һәм Казан шәһәренең Мәскәү, Киров, Совет районы мәхтәсибәтләре зур активлык күрсәтте. Акция хәйриячеләре арасында шулай ук оешма да бар. Мисал өчен, ҖЧҖ “Транснефть-саклык” төньяк-көнбатыш төбәкара идарәсе филиалы ярты тоннага якын макулатура тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек, республика районнарыннан җыелган гомуми макулатура күләме 9,6 тонна тәшкил итте. Казанның Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә 2,2 тонна кәгазь чималы тупланды. Акция кысаларында җыелган чаралар матди ярдәм күрсәтү максатыннан «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалау өчен тапшырылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10