ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

МЧС, һава шартлары бозылу сәбәпле, саклык чаралары турында искәртә

26 июнь 2018, 15:52

Һава торышы бүген кичке сәгать тугыздан иртәгә кичке сигезгә кадәр начарланырга мөмкин.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, Татарстанда бүген кич һәм иртәгә һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген кичке сәгать 9дан иртәгә кичке 8гә кадәр республикада секундына 22 метрга кадәр көчәючән җил белән яшенле яңгырлар булачак. Шулай ук боз яву ихтималы мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк. Боз яуганда, урамга чыкмаска һәм тәрәзә яннарында тормау сорала. Урамда булганда, тынычрак җирә качарга, һич югы башны сумка белән булса да капларга киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10