ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән

29 июнь 2018, 14:57 , Фото: соцсети

Казан үзәгендә җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән Авария «Кольцо» сәүдә үзәге каршында булган.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Казанның «Кольцо» сәүдә үзәге янында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән һәм тротуарга килеп кергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Шаһитлар фикеренчә, авариягә сәбәпче ир-ат исерек килеш рульгә утырган. Шуннан соң ул тиз генә автомобильдән чыгып, качып китәргә омтылган. Әмма шул тирәдә булган Росгвардия хезмәткәре аның юлына аркылы төшкән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10