ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Без читтәге ватандашларыбыз белән элемтәдә торырга тырышабыз

4 июль 2018, 22:01 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов: Без читтәге ватандашларыбыз белән элемтәдә торырга тырышабыз Татарларның иң зур диспоралары нәкъ менә Үзбәкстанда һәм Казахстанда яши.

(Казан, 4 июль, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда "Россия сегодня" мәгълүмат агентлыгының "Спутник" бүлеге журналистлары белән очрашуда читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләр турында сөйләде.

Татарларның иң зур диспоралары нәкъ менә Үзбәкстанда һәм Казахстанда яши. Башка дәүләтләрдә яшәүче татарлар белән актив багланышлар төзелгән. "Безнең Бөтендөнья татар конгрессы дигән оешма бар. Бу оешма Россиянең һәм дөньяның теләсә кайсы почмагындагы татар милләте вәкилләре белән системалы рәвештә эшли", - диде Рөстәм Миңнеханов.

"Моннан тыш, безнең "ТНВ-Планета" программабыз, тел өйрәнү буенча "Ана теле" белем бирү программабыз бар.  Диаспоралар өчен китаплар һәм уку әсбаплары бастырабыз", - дип өстәде Татарстан Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10