(Казан, 4 июль, “Татар-информ”, Арсений Маврин ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстанда «Sputnik» «Россия сегодня» журналистына биргән интервьюсында Татарстанның зур дәрәҗәдәге ярышларны, шул исәптән Олимпиаданы да үткәрә алуын белдерде.
"Без Олимпия уеннарын үткәрә алабызмы? Әлбәттә! Россия Универсиада, Сочида Олимпиада үткәреп тә үзенең моңа сәләтле икәнен күрсәтте. Карагыз: Россия ничек итеп футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрә! Дөньяда беркем дә Россия кебек эшли алмый", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.