ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырганнар

6 июль 2018, 08:29 , Фото: kitaphane.tatarstan.ru

Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырганнар Лагерьга Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре "Заречье" лагеренда дөньяның төрле почмакларыннан җыелган татар балалары өчен әдәби-мәдәни квест оештырганнар. Бу турыда Милли китапханә матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Милли китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Әдәби-мәдәни квест" уздырдылар. Уен барышында балалар Казан шәһәренең тарихы, татар әдәбияты һәм фольклоры, татар җырлары, татар халкының милли ризыклары турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Әлеге уен аша татар мохитенең бөтен нечкәлекләре белән таныштылар. Балаларга уен бик ошады, барысы да бик теләп катнаштылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

  • 22 июнь - 9 июль көннәрендә бу лагерьда республика күләмендәге "Дуслык" исемле профильле смена эшли. Бу сменаны "Ял" шәһәр үзәге белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы оештырган. Сменага Россиянең 23 төбәгеннән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән татар балалары килгән.

Аларның төп максатлары ял итү генә түгел, татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен, тарихын тирәнтен өйрәнү, камилләштерү.

Очрашу лагерьның актларлар залында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең үткәнен һәм бүгенгесен яктырткан фильм күрсәтү белән башланган. Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Г.Габдрахманова һәм татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Г.Җомаголова Милли китапханәнең эшчәнлеге, фондлары белән таныштырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10