ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Рәсми Татарстан

Казанга Төрекмәнстан Президенты килә

6 июль 2018, 09:09

Гурбангулы Бердымөхәммәтов Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.

(Казан, 6 июль,"Татар-информ"). Бүген Казанга Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов килә. Ул Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төрекмәнстан Президентына республиканың сәнәгать потенциалын "Идея" технопаркы базасында оештырылган күргәзмәдә тәкъдим итәчәкләр. Бу  хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе ярдәмчесе Лилия Галимова әйтте.

Гурбангулы Бердымөхәммәтов Татарстан Президенты Киңәшчесе М.Шәймиев белән дә очрашыр дип көтелә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10