ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы
Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк

Авыл

Әлмәтнең Васильевка авылында эшчеләрне читтән чакыралар

6 июль 2018, 23:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәтнең Васильевка авылында эшчеләрне читтән чакыралар Васильевкада печән өсте тәмамланды.

(Әлмәт, 6 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының "Васильевская" җәмгыятендә дә бер чокырны сенаж белән тутырып, ябып куйганнар инде. Анда 1200 тонна терлек азыгы. Икенчесе дә тулып килә. Бу чокырдагы сенаж 1 мең тонна тәшкил итәчәк. Силос салуга август башларында керешәчәкләр. Печән әзерләү планын арттырып үтәгәннәр, дип яза җирле басма.

– 240 урынына 350 тонна әзерләдек. Бу эш төгәлләнмәде әле, әлбәттә. Икенче тапкыр чабу вакыты җиткәч, тагын печәнгә төшәбез. Быел күбрәк әзерләргә тырышабыз, – диде Александр Кузнецов.

Җитәкче 240 гектарда үстерелүче күпьеллык үләннәргә өстенлек бирә.

– Кичә печәнгә алынган анализлар килде. Ул анда алыштыргысыз витамин булган каротинның югары сыйфатлы икәнлеген күрсәтте, – диде Александр Кузнецов шатланып.
«Васильевская»да 430 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 100 е савым сыерлары. Кышын һәр сыердан 9-10 литр сөт савыла, бүген ул 15-16 литрга җиткән. Бозауларны да кайгыртканнар – 600 килограмм яфрак азык әзерләнгән. Хуҗалыкта эш тынып тормый, фермалар кышка, ындыр табагы урак өстенә әзерләнә.

Эш хаклары яхшы булса да (механизаторлар 20-25, сыер савучылар 18, бозау караучылар 20 мең сум ала), авылдан эшләүчеләр табуы авыр икән. Аларны читтән чакыралар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10