ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Авыл

Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады

7 июль 2018, 14:12 , Фото: Рамиль Гали

Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады Татарстан авыл хуҗалыгы министры Зәй, Тукай һәм Азнакайны авыл хуҗалыгында уңышлы эшләүче районнар дип әйтте.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Марат Әхмәтов Татарстандагы алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен атады. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” агентлыгы өчен биргән интервьюда алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре турында сөйләде.

“Компанияләр арасында “Агросила”ны аерып әйтеп була. Фермаларында 1,5 млн тонна чөгендер үстерә. Министр буларак эшли башлаган вакытта бөтен республикада 450-600 мең тонна уңыш алабыз, дип хисап тота идек. Ә монда бер компания 1,5 млн чөгендер үстерә”, - диде Әхмәтов.

“Ак Барс” холдингы кошчылык һәм дуңгызчылык өлкәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешә, диде ул.

„Камский бекон“ компаниясе бервакытта 260 мең баш дуңгыз үстерә”, дип әйтте министр.

Марат Әхмәтов Зәй, Тукай һәм Азнакайны авыл хуҗалыгында уңышлы эшләүче районнар дип атады. Аның сүзләренчә, республикада сөтчелек өлкәсендә Әтнә, Балтач, Кукмара һәм Актаныш алдынгылар рәтендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10