(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Япониядә ким дигәндә 15 кеше коеп яуган яңгыр корбаны булган. Бу турыда RT хәбәр итә.
Бу атнада башланган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә, Япониянең берьюлы берничә префектурасында җир убылган.
15 кеше коеп яуган яңгыр корбаны булган, тагын илледән артык кеше хәбәрсез югалган дип санала.