ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Фән һәм мәгариф

Кукмарада татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды чаралары уза

8 июль 2018, 10:56

Секция утырышларында милли белем бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла.

(Казан, 8 июль, ”Татар-информ”). 8нән 10 июльгә кадәр Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Съезд эшендә Россиядә миили белем бирү методистлары, куратолары, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, Россиянең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан татар иҗтимагый оешмалары һәм милли-мәдәни автономия җитәкчеләре катнаша.

Иртәгә, 9 июльдә, Кукмара районында съездның секция утырышлары республика районнарының милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары катнашында уза.

Делегатлар Олы Сәрдек авылы балалар бакчасында һәм гимназиясендә булачаклар һәм биредә Кукмара районы белем бирү оешмалары тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Башка секция кысаларында җитәкчеләр 5нче һәм 7нче балалар бакчасында, С.Ә.Әхтәмов исемендәге мәктәптә булалар.

  • Секция утырышларында милли белем бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла.
  • Казанда 10 июльдә съездның пленар утырыш була.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10