ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы
Лаештагы авариядә Чувашстаннан килгән егет имгәнгән
Гомель шәһәрендә татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә эшли
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк

Авыл

Саба районында терлекчелек тармагында ярты еллык эшкә йомгак ясадылар

9 июль 2018, 23:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Саба районында терлекчелек тармагында ярты еллык эшкә йомгак ясадылар Кемдер 27 литр сава, кемдер 13не генә

(Саба, 9 июль, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов).  Саба районы  Ике Басу Арташ фермасының яңа төзелеп килүче торагында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында терлекчелек тармагында ярты еллык эшкә йомгак ясадылар, диелгән район хәбәрендә.

Хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә күрсәтелгән саннардан күренгәнчә, районда 1 июльгә 283812 центнер сөт (былтыргының шушы чорына карата 107%), 19237 центнер сыер ите (103%) җитештерелгән. Тармакка тулы анализ ясаган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин чыгышында әйтелгәнчә, күрсәткечләрдә әле шактый чуарлык булуы күзәтелә. Өч хуҗалык – "Саба" җәмгыятенең Мичән бригадасы, "Симет", "Урта Саба" җәмгыятьләре сөт җитештерүдә узган ел ирешелгәннәрдән чигенеп эшләгән (83-90%). Хуҗалыкларга барлык сыерлардан тәүлеккә кимендә 20 литр сөт савып алу бурычы ел башында үткәрелгән киңәшмәдә үк куелган иде. Фактта 1 июльгә бу күрсәткеч район буенча 16,5 килограмм гына тәшкил итә. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында сыерларның уртача продуктлылыгы 27,3 литрга җиткәндә, "Урта Саба"да 10га да тулмый. Гомумән, 11 хуҗалыкта бер сыердан сөт савып алу районның уртача күрсәткеченнән түбәнрәк. Җитәкчеләрен район башлыгы алдында җавап тотты. "Югыйсә күпме капитал салулар булды. Көнгә уртача 13,5 литр савасыз. Моның хәтле генә сөт була алмый һәм булырга тиеш тә түгел",– дигән тәнкыйть сүзләрен "Туган як" җәмгыяте җитәкчесенә дә ишетергә туры килде. "Симет", "Урта Саба", "Явлаштау" хуҗалыклары башлыкларыннан да сөт кимүнең конкрет сәбәпләре соралды. Җитештерүдә кеше факторы да зур роль уйный. "Эшләмәгән кеше артында аны алыштырырга әзер торган алмаш булмаса, нишләтсәң дә эшләми. Җитәкче үзе эшләп күрсәтергә тиеш. Әйтик Израильдәге кебек. Иренми торган яшьләрне барлагыз. Аграр көллияттә укучыларны беренче курстан ук хезмәт белән кызыксындырырга, практикага чакырырга кирәк",– диде Рәис Миңнеханов. Хуҗалыкларның терлекчелек тармагына 6 айлык күрсәткечләрдән чыгып, бозаулар алу буенча икенче яртыеллыкта тагын да ныклабрак эшлисе булачак.

Киңәшмәдә терлек эшкәртү буенча 2017 елда оешкан "Умырзая" кооперативы җитәкчесе Рамил Гарипов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Айзат Шәйхуллин чыгыш ясады. Агымдагы елның 1 июленнән маллардан алынган продукция турында ветеринарлар белешмәсен электрон формада гына бирүне керткән "Меркурий" системасы да шактый бәхәсләр кузгатты. Хуҗалыклар һәр тапшырган сөт өчен бирелә торган белешмә түләүле булып чыккан. "Аена 6200 сум тирәсе акча шул белешмә өчен генә китәчәк",– дип зарын белдерде Зөфәр Мөхәммәтшин. Район башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсенә бу мәсьәләдә килеп туган вәзгыятьне аңлатып хат әзерләргә тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10