ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты инаугурациясендә катнаша

9 июль 2018, 18:17 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты инаугурациясендә катнаша Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде. Сәфәрнең төп максаты - Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясе тантанасында катнашу. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Төркия Республикасының Россиядәге илчесе Хөсейн Дириоз, Россиянең Төркиядәге илчесе Алексей Ерхов, Төркиянең яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Осман Ашкын Бак һәм башка рәсми затлар каршылады.

Рөстәм Миңнеханов инаугурациядә Рәҗәп Тайип Эрдоган чакыруы буенча катнаша.

Инаугурациядә Россия делегациясен Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10