ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татарлары беренче тапкыр арт кичә уздыра

9 июль 2018, 20:30

Анда катнашучылар профессиональ рәссам ярдәме белән картина ясаячак.
(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары беренче тапкыр ТатАрт- арт кичә уздыра. Мәскәү Татар мәдәни үзәге хәбәр итүенчә, чара 26 августта узачак. 
 
Арт-кичә кысаларында катнашучылар, профессиональ рәссам ярдәме белән, Густав Климның "Үбешү" картинасын ясаячак. 
 
"Рәсем ясау тәҗрибәсе булмаучылар да рәсем ясап, үзләре белән искиткеч картина алып кайтып китәчәк", - диелә хәбәрдә. 
 
Буяулар, пумалалар һ.б. кирәк-яракларны оештыручылар үзләре әзерләячәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10