ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дин әһелләре форумында татар телен саклау мәсьәләсе күтәреләчәк
Татарстан, РАНХиГС һәм Газпромбанк үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Татарстанда алдагы тәүлектә көчле җил белән яшенле яңгырлар булачак
Чаллыда бишенче көн рәттән 15 яшьлек кызны эзлиләр
Рөстәм Миңнеханов ислам банкингына ачыклык кертте

Татар дөньясы

Төмән татарлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткән

9 июль 2018, 21:26 , Фото: соцсети

Төмән татарлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткән Милләттәшләр этномәдәни компонентлы 52нче номерлы мәктәп мәйданчыгында бәйрәм чарасы оештырган.
(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Төмән татарлары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үткән. Бу хакта Төмән шәһәре татарлары мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында, татар мәдәни үзәге белгечләре этномәдәни компонентлы 52нче номерлы мәктәп мәйданчыгында бәйрәм чарасы оештырды. Татар мәдәни үзәге артиситлары һәм иҗади коллективлары, шулай ук кунаклар чыгыш ясады. Бәйрәмдә катнашучылар гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган викторина сорауларына актив җавап бирде", - диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10