ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актаныш районының берничә мәктәбе 2018-2019 уку елын яңа җитәкче белән башлаячак

10 июль 2018, 08:00 , Фото: Фото Актаныш-информ архивыннан алынды.

Актаныш районының берничә мәктәбе 2018-2019 уку елын яңа җитәкче белән башлаячак Әлеге исемлектә Татар Суксу, Киров урта мәктәпләре, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге бар.

(Актаныш, 10 июль, "Татар-информ",  "Актаныш таңнары"  , Лилия Бәхтиева). Актаныш районының берничә мәктәбе яңа уку елын яңа җитәкчелек кул астында башлаячак. Әлеге исемлектә Татар Суксу, Киров урта мәктәпләре, Татар Ямалы, Яңа Әлем, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге бар, дип яза район газетасы.

Шул рәвешле, 2018-2019 уку елында Татар Ямалы мәктәбе белән Гөлназ Фәйрушина җитәкчелек итәчәк. Моңа кадәр Гөлназ Гилмегаян кызы Татар Суксу урта мәктәбендә тарих укытучысы вазыйфасында хезмәт куйды.

Соңгы елларда Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә директор булган Илнур Таһир улы Хуҗин яңа уку елын “Балалар иҗат үзәге” балаларга өстәмә белем бирү оешмасы җитәкчесе буларак башлап җибәрәчәк.

Киров урта мәктәбе директоры итеп Гарипов Даниал Дәниф улы билгеләнде. Даниал Дәниф улы актанышлыларга шактый еллар Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбен җитәкләгән тәҗрибәле директор буларак таныш.

Яңа Әлем мәктәбе директоры вазыйфалары исә Илназ Шәриповка йөкләтелде. Моңа кадәр Илназ Илшат улы Актаныш районы мәгариф идарәсе методисты булып эшләде.

Шулай ук Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективын да яңарыш көтә. Әлеге мәктәп белән Газизов Гадел Фирдәвис улы җитәкчелек итәчәк. Ул Иске Кормаш мәктәбендә җәмгыять белеме фәнен укытты.


Иске Кормаш мәктәбе директоры булып хезмәт куйган Газизов Фидан Фирдәвис улы да җитәкчелек вазыйфаларын Татар Суксу урта мәктәбендә дәвам итәчәк.


Әлеге вазыйфаларга билгеләнгән җитәкчеләргә эшләрендә уңышлар телибез, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10