ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирскида рус теле укытучысы «Сабан туе гүзәле-2018» титулын яулаган

10 июль 2018, 11:44

Узган ял көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Чаны районында Сабан туе булды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Новосибирскида рус теле укытучысы «Сабан туе гүзәле-2018» титулын яулаган. Бу турыда "Новосибирск хәбәрләре" сайты хәбәр итте.

Узган ял көннәрендә Новосибирск өлкәсенең Чаны районында Сабан туенда әлеге исемгә ия булу өчен өч кыз ярышкан. Чаны бистәсенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Әминова, Таган авылыннан мәдәният хезмәткәре Татьяна Болдырева һәм Песчаное Озеро авылыннан студент Валерия Данилова осталыкларын күрсәткән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кызларның һәркайсы татар, украин һәм белорус милли мәдәниятен тәкъдим иткән. Динә Әминова бәйрәм хөрмәтенә чәкчәк әзерләп алып килгән. Ул барлык сынауларны да лаеклы узып, «Сабан туе гүзәле-2018» титулын яулаган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10