ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Сәясәт

Төркия дәүләт белән яңача идарә итү системасына күчте

10 июль 2018, 14:47

Ил президентка бәйле корылышлар белән идарә ителәчәк.

(Истанбул, 10 июль, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия бүгеннән башлап дәүләт белән яңача идарә итү системасына күчте. Премьер-министр вазифасы бетерелде, аңа бәйле булган корылышлар таратылып, яңа структуралар төзеләчәк. Министрлар Кабинеты тышында дүрт президентлык идарәсе корылачак. Алар “Финанс офисы”, “Кеше ресурслары офисы”, “Цифрлы конверсия офисы”, “Инвестиция офисы” дип исемләндереләчәк.

Президентка бәйле “Җирле идарә сәясәте комитеты”, “Социаль сәясәт комитеты”, “Сәламәтлек һәм азык-төлек сәясәте комитеты”, “Мәдәният һәм сәнгать сәясәте комитеты”, “Хокук сәясәте комитеты”, “Иминлек һәм тышкы сәясәт комитеты”, “Икътисади сәясәт комитеты”, “Мәгариф сәясәте комитеты”, “Фән, технология һәм инновация комитеты” кебек тагын 9 комитет кору каралган.

Дәүләт күзәтү-тикшерү советы, Милли иминлек советы, Милли разведка идарәсе, Хәрби штаб идарәсе, Оборона сәнәгате идарәсе, Дин эшләре идарәсе, Коммуникация идарәсе, Стратегия һәм бюджет идарәсе кебек корылышлар да турыдан-туры президент идарәсендә булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10