ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан триатлоны-2018 якшәмбе көнне башкала үзәгендә узачак
Семипалатта татар сәнгать мәктәбе бинасын булдыруда Татарстан ярдәм итәчәк
17 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Себер татар яшьләре фестивале узачак көннәр билгеле
Президент Югары урбанистика мәктәбе студентларының проектларын уңай бәяләде

Татар дөньясы, Фән һәм мәгариф

Төмән университеты профессоры татар теле укытучыларын әзерләргә кирәк, дип саный

10 июль 2018, 17:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Төмән университеты профессоры татар теле укытучыларын әзерләргә кирәк, дип саный Аның әйтүенчә, Төмәндә дә, Тубылда да 20 елдан артык милли кадрлар әзерләнгән.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Тубыл дәүләт педагогия университетында татар телле белгечләр әзерләү үтенече үтенече белән бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина чыкты.

Ул Тубыл дәүләт университетында татар теле һәм татар әдәбияты белгечлеге буенча педагогик кадрлар әзерләүне яңадан кайтаруны сорады. Төмән университетының тюркология үзәге директоры Төмәндә дә, Тубылда да 20 елдан артык милли кадрлар әзерләнгәнен билгеләп узды.

“Бүген - балалар бакчалары, башлангыч сыйныфлар, урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар телле белгечләр юк. Урал тауларыннан Тын океанга кадәр дәүләтен төзегән бердәнбер халык – татарлар. Ул дәүләтнең исеме - Себер ханлыгы. 1957 елдан башлап, Тубыл педагогия институтында татар факультеты эшләгән. Профессорлар Гомәр Саттаров, Азат Әхмәдуллин, Фәрит Хатипов,  Габделхәй Әхәтов Тубылда эшләгәннәр. Алар кадрлар әзерләгәннәр. 1989 елдан башлап, Тубыл педагогия университетында яңадан татар факультеты эшли башлаган. 1993 елдан башлап, Төмән университетында татар группасы ачыла. Хәзер без ябылдык. Студентлар бетте, балалар руслашып баралар. Балалар бакчасында татар телендә дәресләр алып барылмый. Татар тәрбиячеләре күп милләтле авылларда, балалар бакчаларында балаларны русча өйрәтәләр, чөнки алар, педагогия училищесын тәмамласа да, квалификацияләре юк. Шуның өчен көн кадагында педагогия училищесында һәм Тубыл педагогия университетында яңадан кадрлар әзерләү бурычы тора”, - дип сөйләде Хәнисә Алишина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул шулай ук Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстанның Дәүләт Советына - беренче академик хатын-кыз, Казан университеты профессоры, 50 елдан артык гомерен Себердә татар телен өйрәтүгә багышлаган Диләрә Тумашева исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты.

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, җавап кайтарып: “Быел финанс университеты базасында предмет укытучылары әзерләнәчәк. Анда РФ төбәкләреннән дә вәкилләр кабул ителәчәк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10