ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Равил Кузюров "Кастамону" агач эшкәртү компаниясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә уздырды
Бурсада төрки халыклар фестивалендә татар милли кием һәм ризыклары тәкъдим ителгән
Уфаның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядә Россия данын яклаган
"Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экспедициясе Чаллыга кайта
Республиканың бүгенге проектлар мәктәбендә киләчәк Татарстан өчен кадрлар сайлана

Җәмгыять

Чаллы волонтерлары Омскида 1948 елда ачылган дендрология бакчасында булды

10 июль 2018, 20:13

Чаллы волонтерлары Омскида 1948 елда ачылган дендрология бакчасында булды "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экология проекты үз эшен дәвам иттерә.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Чаллы волонтерлары Омскига килеп җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Г.И. Гензе исемендәге атаклы дендрология бакчасында 250дән артык төрдә куак һәм агач - пирамида сыман тирәкләр, зәңгәр чыршылар, Корея каеннары үсә. 1948 елда Омскида булдырылган өлкә бакчасы хәзерге вакытта төбәкнең табигать һәйкәле статусына ия. Миллионлы кала үзәгендә урнашкан яшел оазисның барча гүзәллеген һәм тынычлыгын экологик турда катнашучылар да тоя алды.

Искәртеп үтик, автотуризм проекты Чаллыда 1 июльдә старт алды. Экскурсия кысаларында экспедициядә катнашучылар Россиянең Европа өлешенә генә түгел, ә Көнбатыш Европа дәүләтләренә, Кырымга, Алтайга, Урта Азиягә, Ерак Көнчыгышка, Япониягә һәм Төньяк Америкага караган флора төрләрен дә очратты. Омскига булган сәяхәтләре барышында чаллылылар шулай ук өлкәдә атмосфера һавасына мониторингның ни рәвешле уздырылуын да белә алды.

  • "Табигатькә зыяны булмаган автотуризм. Иделдән Катунига кадәр" экология проекты "Рус География Җәмгыяте" Россиякүләм иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Ул ватандашларны табигатькә экологик җаваплы карау, табигатьне беренчел халәтендә саклау, эчке экотуристлыкны үстерү һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10