ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Илшат Нәсипов төбәкләрдәге татар кафедраларын сакларга кирәк, дип саный

10 июль 2018, 19:21 , Фото: Салават Камалетдинов

Илшат Нәсипов төбәкләрдәге татар кафедраларын сакларга кирәк, дип саный Ул татар кафедраларының файдасы зур булуын, аларның татар мәгарифе сагында торуын әйтте.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төбәкләрдә - азмы -күпме, мәгариф үзәкләре гамәлдә булган кафедраларны, көллиятләрнең һәрберсен сакларга кирәк. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Нәсипов шулай дип саный. Бүген ул Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында “Россия Федерациясе төбәкләрендә татар фән-мәгариф үзәкләре: кичә, бүген иртәгә” темасына чыгыш ясады.

Ул Россия төбәкләрендәге бердәнбер татаристика үзәкләренең - югары уку йортларында эшләгән татар филологиясе кафедралары булганын, аларның мәгариф оешмалары өчен татар теле укытучылары һәм башка белгечләр әзерләгәнен билгеләп узды. Татар халкының теле, мәдәнияте, әдәбияты белән бәйле барлык өлкәләрдә уңышлы хезмәт иткәннәрен әйтте.

“21нче  гасыр башында мондый үзәкләр Мәскәүдә, Төмәндә, Тубылда, Чувашстанның Батыр районында, Ульяновскида, Оренбургта, Ижевскида, Чиләбедә һәм Башкортстанның 4 уку йортында уңышлы эшләп килде. Болар белән бергә, педагогия көллиятләре дә зур эш башкарды”, - дип, ул санап үтелгән урыннарда татар теле укытучыларын әзерләүче бүлекләр ябылганын әйтте. “Барлык көллиятләрдә татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләрен әзерләүче белгечлекләр юкка чыкты, йә эше сүлпәнләнеп, сыйфаты югалды. Башкортстан Республикасында мондый бүлекләр яшәп килә, тик монда да югалтулар бар. 2016 елда Бөре шәһәрендә татар бүлеге соңгы чыгарылышын ясады. Уфа һәм Эстәрлетамак шәһәрләрендәге өч татар кафедрасы, үзләрен саклап калсалар да, бик киеренке шартларда эшли. Елдан-ел бюджет урыннары азая, уку планнарында сәгатьләр кыскартылганлыктан, квалификацияле укытучыларны сафта калдыру авырлаша”, - дип сөйләде Илшат Нәсипов.

Ул төбәкләрдә татар кафедраларының файдасы зур булганын, аларның татар мәгарифе сагында торганын әйтте. Төбәкләр һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек өчен күпер, җирле татарларның проблемаларын ачыклаучы структуралар булганын белдерде. “Бүген төбәкләрдә азмы-күпме сакланып калган фән, мәгариф үзәкләре булган кафедраларны, көллиятләрнең һәрберсен сакларга кирәк. Кафедраларны яңадан торгызу мөмкинлеге булмаганлыктан, бәлки, аерым төбәкләрдә башка формадагы фән-методика үзәкләрен оештыру кирәктер. Беренче чиратта, минемчә, бу - Төмән яки Тубылда булырга тиеш. Җирле татарларның этномәдәни торышын, мирасын фәнни өйрәнү, мәктәпләр өчен кадрлар әзерләүне Татарстан гына башкарып чыга алмады һәм алмаячак”, - дип саный Илшат Нәсипов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10