ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

10 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

10 июль 2018, 21:00

10 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татар теле укытучылары съездында туган тел мәсъәләсе алга куелды, яңа дәреслекләр сынап каралачак, халыкара кинофестивальнең жюри составы билгеле.

Песошин балалар өчен булган азык-төлек сыйфатына иң башта игътибар итәргә кирәклекне әйтте/ Татарстан Хөкүмәте йортында дәүләт һәм муниципаль оешмаларга җибәрелә торган азык-төлек продукциясе сыйфаты мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Р.Борһанов: Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дию – үзегезне алдау/ Министр татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездында чыгыш ясаучыларның татар телендә генә сөйләүләрен сорады.

Р.Борһанов: Президиумда татарчаны аңламаучы бар, шуңа русча сөйлим дию – үзегезне алдау

Киләсе уку елында III-IV сыйныфлар өчен дәреслекләр сынап каралачак – Илсур Һадиуллин/ Республикада 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмаcының 824ендә белем һәм тәрбия бирү ана телендә оештырыла.

Киләсе уку елында III-IV сыйныфлар өчен дәреслекләр сынап каралачак – Илсур Һадиуллин

Болгар ислам академиясе халыкара стандартлар буенча югары күрсәткечкә чыгарга ниятли/ “Академия өчен 30-40 кеше дә бик күп, чөнки магистрлар һәм докторлар – данәләп сатыла торган товар”, - ди академия ректоры.

Болгар ислам академиясе халыкара стандартлар буенча югары күрсәткечкә чыгарга ниятли
Җәмгыять авыру кешене кабул итәргә әзер түгел – сәламәтлек саклау министры урынбасары/ Сергей Осипов сүзләренчә, Татарстанда 14 822 инвалид бала яши.

Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары мөнәсәбәтләре турында китап тәкъдим ителде/ Булат Рәхимҗанов XV–XVI гасырларда Мәскәү Русендә татарларның тоткан урынын өйрәнгән.

Мәскәү Русе һәм татар ханлыклары мөнәсәбәтләре турында китап тәкъдим ителде

Быел Казан халыкара кинофестивалендә жюри составында Зилә Вәлиева булачак/ Казан халыкара мөселман кинофестивале, “Алтын мөнбәр” исеме белән, Зилә Вәлиева Татарстан мәдәният министры булган вакытта гамәлгә куелган иде.

Быел Казан халыкара кинофестивалендә жюри составында Зилә Вәлиева булачак


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10