ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

10 июль 2018, 20:21 , Фото: архив/Рамиль Гали

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә Һава торышы бүген 20.00 сәгатьтән иртәгә 20.00 сәгатькә кадәр бозылуы мөмкин.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары нигезендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген республикада урыны белән кичке сәгать сигездән башлап һәм тәүлек дәвамында секундына 20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил көтелә һәм яңгыр явачак.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бу вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталары һәм витриналардан ераграк торырга кирәклеген искә төшерә. Җил көчәйгән очракта подъездларга, подвалларга яисә җир асты кичү юлларына качып торырга киңәш ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10