ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай районының "Питрау" һәм "Әллүки" коллективлары "Иске Казан түгәрәк уены"нда катнашты

11 июль 2018, 00:00 , Фото: tukai-rt.ru/

Тукай районының Республика фестивалендә катнашып, районның фольклор коллективлары башка төбәкләрнең үзешчәннәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә алдылар

(Тукай районы, 11 июль, "Татар-информ", "Якты юл" ). Тукай районының "Питрау" һәм "Әллүки" коллективлары "Иске Казан түгәрәк уены"нда катнашты, дип яза җирле басма.

Күзкәйдән Рафис Хәсәнов җитәкчелегендәге «Әллүки» ансамбле тамашачысы игътибарына «Кияү мунчасы» композициясен тәкъдим итте. Мәләкәстән Людмила Адамова җиктәкчелегендәге «Питрау» балалар фольклор ансамбле исә «Өй саклау» күренешен һәм «Урак өсте» вокаль-бию чыгышын күрсәтте. Коллективлар район данын лаеклы якладылар, аларның концерт номерлары көчле кул чабуларга күмелде.

«Иске Казан түгәрәк уены»на барган райондашлар башка коллективларның да тамашаларын карап, үзләренә тәҗрибә җыеп кайттылар. Бәйрәм, һәр елдагыча, бик матур булды. Төп мәйданда спорт ярышлары, милли уеннар да оештырыллы, Үзәк сәхнәдә Казан шәһәренең профессиоанль иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясады. Ә республика районнарыннан килүчеләргә махсус рәвештә аерым сәхнә бирелде. Дагыстаннан килгән канатта йөрү осталарын да райондашлар һәм фестивальнең башка кунаклары бик кызыксынып карады. Балалар исә гадәти булмаган аттракционнарда уйнадылар, төрле ярышларда катнаштылар.

Республика фестивалендә катнашып, районның фольклор коллективлары башка төбәкләрнең үзешчәннәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә алдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10