ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мәдрәсәләрендә кабул итү кампаниясе бара

11 июль 2018, 07:44

Республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 300дән артык шәкерт, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 650 кеше кабул итәргә әзер.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ").  Татарстан Республикасының мөселман уку йортларында кабул итү кампаниясе бара. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың мөселман уку йортлары көндезге бүлеккә 300дән артык шәкерт кабул итәргә әзер, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 650 кеше өчен урын каралган.

Татарстанның мөселман уку йортларындагы көндезге бүлегендә "нигезле" дәрәҗәдәге белем 3 ел дәвамында укуны күз алдында тота, "югары" дәрәҗә - 5 ел. Мәдрәсәләрнең күбесе "нигезле" укыту программасы буенча белем бирә. Бары тик "Мөхәммәдия" Казан мәдрәсәсе генә "югары" дәрәҗәдәге белем бирә.

Студентларга уку дәверендә тулай торакта урын һәм ашау каралган, кайсыбер мәдрәсәләрдә спорт төрләре буенча түгәрәкләр эшли. Мәдрәсәләрдә югары квалификацияле, югары дөньяви һәм дини белемгә ия белгеч-укытучылар укыта.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10