ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ростехнадзор 2017 елда “Татнефть”тә 2 меңнән артык хилафлык тапкан

11 июль 2018, 08:51

Предприятиегә 4 млн сумнан артык штраф салынган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Россия техник күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе 2017 елда планлы һәм планнан тыш тикшерүләрдә “Татнефть” ГАҖында 2 меңнән артык хилафлык тапкан. Бу хакта “Татар-информ”га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Идарә предприятиегә 4 миллионнан артык штраф салган.

2017 елда идарә сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә 12 мең 637 тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә 64 меңнән артык хилафлык ачыкланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10