(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). А319 аэробусы пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казанда төшеп утырырга мәҗбүр булган . Бу хакта “Казан” халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.
Уфадан Санкт-Петербургка оча торган самолет аэропортка бүген иртән 5 сәгать 31 минутта төшкән. Аның бортында 131 пассажир булган.
Зыян күрүчене Казан хастаханәсенә озатканнар. 6 сәгать 20 минутта самолет үз маршруты буенча хәрәкәтен дәвам иткән.