ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде

11 июль 2018, 14:16 , Фото: Султан Исхаков

Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составы расланды.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Россиядә Театр елын уздыру буенча оештыру комитеты составына кертелде. Россиядә театр елын уздыру буенча оештыру комитетын булдыру һәм аның составы турындагы карар Россия Федерация Хөкүмәте сайтында чыкты.

Оештыру Комитетын Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкли. Аның урынбасарлары – Россия Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин һәм мәдәният министры Владимир Мединский.

Оештыру комитетына Россия Федерациясендә Театр елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләп чыгу һәм раслау бурычы куелган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10